Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Covid-19дан мәҗбүри вакцинация турында хәбәрләрне кире кактылар

Югары риск төркемнәре өчен вакцинаның пилот партиясен РФ субъектларына җибәргәннәр.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, риск төркемендәге кешеләр Covi-19га каршы бары ирекле тәртиптә генә прививка ясатачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Беренче вакцинация медицина хезмәткәрләре, педагоглар һәм кешеләр белән еш контактта булучы, алар белән эшләүче гражданнар арасында үткәреләчәк - аларга, башка россиялеләр белән чагыштырганда, инфекция йоктыру куркынычы күбрәк яный.

«Әмма без мәҗбүри вакцинация турында сөйләшмәдек һәм ул планлаштырылмый да», — дип билгеләп үтте Мурашко.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X