Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Covid-19 йоктыручылар 26 булды

3 августтан Татарстанда коронавируска бәйле яңа йомшартулар кертелде.

Ачык һавада концертлар һәм массакүләм чаралар, ябык булмаган биналарда һәм терассаларда 50 кешегә кадәр коллектив белән банкетлар уздыру рөхсәт ителә. Барлык күңел ачу объектларының да ябык булуы дәвам итә. Сәүдә биналарында, җәмәгать туклануы учреждениеләрендә битлек һәм перчатка – төп таләп булып кала.

Аксубайда битлек-перчатка режимының ничек үтәлүен Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов тикшерде, ул безнең хәбәрче белән район үзәгендәге сәүдә нокталарын йөреп чыкты. Ул сәүдә залларына перчаткасыз үтәргә теләде. Рейд күбрәк профилактик максатлардан иде һәм вирусның безнең арада яшәвен һәм кешеләрнең сәламәтлекләренә җ а в а п л ы б у л у л а р ы н искәртергә ярдәм итте.

–Бүгенге көндә Аксубай районында пандемия башланганнан бирле яңа коронавирус йогышы белән авыруның 26 очрагы теркәлгән. Бу атнада ике яңа очрак теркәлде, авырулар өйдә дәвалану уза, медиклар күзәтүендә, – дип шәрехләде Андрей Тимирясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев