Covid-19 тест нәтиҗәләрен россиялеләр дәүләт хезмәтләре аша алачак
Яңа сервисны эшләү белән Россия Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Роспотребнадзор шөгыльләнде.
Коронавирус инфекциясенә тест тапшырган кешеләр аларның нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре аша ала алачак. Бу хакта RT хәбәр итә.
Яңа сервистан файдалану өчен тест узучы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең мәгълүмат системасы белән бәйле лабораторияләрдә анализлар тапшырырга тиеш.
«Нәтиҗәләр үзләре QR-код рәвешендә „ Госуслуги Стопкоронавирус“ мобиль кушымтасына йөкләнәчәк», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
Тест нәтиҗәләре гражданинның шәхси кабинетында аларны алганнан соң бер сәгать эчендә барлыкка киләчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев