Аксубаево
  • Рус Тат
  • Covid-19 белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләүнең яңа кагыйдәләрен расладылар

    Федераль өстәмәләр коронавируслы пациентлар белән эшләү факты нигезендә — вакытка карамыйча исәпләнәчәк.

    Россия Хөкүмәте Covid-19 инфекицясе белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләүнең яңа кагыйдәләрен раслады. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

    «Тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы федераль өстәмә акча түләнәчәк. Түләүләр мондый пациентлар белән эшләү фактыннан чыгып, вакыт белән бәйләмичә генә исәпләнәчәк», — диелә РФ Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

    Кагыйдәләрдә төгәллекләр Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсеннән соң ясалды.

    Шулай ук яңа кагыйдәләр нигезендә, стимуллаштыручы түләүләр ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләргә — аутсорсингта эшләүче транспорт компанияләре хезмәткәрләренә дә каралган.

    Covid-19 белән авыручы пациентларга ярдәм итүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр өчен ил төбәкләренә 22,4 млрд сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Әлеге акча хисабына Россия субъектлары май ае өчен түләүләрне башкарырга тиеш.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: