Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

COVID-19: балалар лагерьлары ачылачак, педагогларга прививка ясатырга киңәш иттеләр

Роспотребнадзор белем бирү учреждениеләре игътибарына COVID-19 шартларында җәйге сәламәтләндерү лагерьлары эшчәнлеге һәм коронавирустан вакцина ясату турында хәбәр итте.

Район мәктәпләре директорлары белән үткәрелгән киңәшмәдә, педагогик коллективларда коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймауда төп көрәш ысулы буларак, вакцинацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ТР Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары буенча территориаль бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гүзәл Әхмәтҗанова 2021 елда балаларның ялын һәм аларның сәламәтлеген кайгыртуны оештыруга карата таләпләр турында сөйләде. 2020 елга караганда, быел ял уңышлырак булачак: балаларны ял итү өчен яшәү территориясеннән читкә чыгудан тыю бетерелде, төркемнәр һәм отрядларның тулыланышы артты, палата тибындагы балалар лагерьлары һәм мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеге торгызылды. Әмма, балалар ялын оештыручыларга карата санитар һәм эпидемиологик таләпләр кискен кала бирә, балалардан да шулай ук йогышлы авырулар белән бәйләнешләрнең булмавы турында инфекционисттан белешмә таләп ителәчәк. Роспотребнадзор белгече белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә коронавирустан прививка ясатуның мөһимлеге турында җиткерде. Чөнки педагоглар балалар белән эшлиләр, гәрчә дистанция һәм профилактиканың катгый чаралары үтәлсә дә.

– Сәламәтлек саклау министрлыгы эпидемиологик күрсәткечләр буенча COVID-19 коронавирус инфекциясеннән прививка ясатуны профилактик прививкалар календарена кертте, РФ Хөкүмәте дәрәҗәсендә вакцинацияне милли прививкалар календарена кертү планлаштырыла. Ясалган вакциналардан тискәре билгеләр юк, ә менә аңа битарафлык күрсәтү – еш кына авыруның авыр төрләренә һәм үлем очракларына китерә, – дип билгеләп үтте Гүзәл Әхмәтҗанова.

Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире Алинә Маланчева сүзләренә караганда, бүгенге көндә районда вакцинаның беренче компонентын – 1110 кеше, икенче компонентын 702 кеше куйдырган. Алар арасында мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре нибары 78 кеше генә. 15 апрельгә хастаханәдә беренче компоненттагы 195 вакцина бар.

Теләүчеләр 8 (84344) 2-90-58 телефоны буенча языла яки район үзәк хастаханәсе регистратурасына мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев