Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чын күңелдән үткәрелгән кече Сабан туе

Быелгы Сабантуй Яңа Кармәт һәм Яңа Дума авыллары халкына үзенең киң масштаблыгы, кунакчыллыгы, истәлекле бүләкләре белән озак елларга истә калачак.

Әлеге Сабантуй бәйрәмен үткәрүнең төп инициатры һәм үзенең идеялары белән рухландыручы булып район башлыгы Камил Гилманов тора. Бу  авыллар аның өчен бик якын, чөнки ул  әлеге  авыл мәктәпләрендә белем алган.

 Инде менә икенче  ел  әлеге авыл халкы өчен Аксубай универсаль технологияләр техникумы аппараты хезмәткәрләре һәм Фәрид Аюпов КФХ сы Сабантуй бәйрәмен оештыра.

Бәйрәм кунакларын район башлыгы Камил Гилманов  кырларда, фермаларда район файдасына уңышлы эш алып алып баручы хезмәткәрләргә рүхмәт сүзләре әйтеп тәбрикләде.

– Фәргать Аюпов җитәкләгәнуниверсаль технологияләр техникумы һәрвакытта да республикада урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында да, авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып баручылар арасында да алдынгы рәтләрдә булды һәм булачак, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ул әлеге Сабантуй бәйрәмен үзенең хезмәткәрләре өчен генә түгел, нәкъ менә Яңа Кармәт һәм Яңа Дума авылы халкына рәхмәт йөзеннән оештыра, чөнки техникум үзенең эшчәнлеген бу авылларның җирләрендә алып бара. Кыр һәм ферма хезмәтчәннәре өчен оештырылган Сабантуй бәйрәме  һәр җитәкченең аларга булган хөрмәтен, намусын күрсәтә.

Сабантуйда катнашучыларны районның дин әһелләре – Татарстан мөфтие киңәшчесе, Көньяк регион казые, Аксубай районының имам-мөхтәсибе Равил Зөфәров, Аксубай районы протоиерее Александр Качаев, авыл мәчете имамы  Фоат хәзрәт Аюпов тәбрикләделәр. Алар кыр һәм ферма хезмәтчәннәренә , авыл халкына әлеге елның уңышлы ел булуын һәм эшләрендә Аллаһ Тәгаләнең ярдәм итүен теләделәр.

Сабантуй мәйданына кыр батырлары  керде. Техникумда тагын бер традиция бар – ул  чәчү кампаниясендә  катнашучыларны хөрмәтләү.  Кырык катнашучының һәркайсына карата җылы сүзләр әйтелде һәм азык-төлек пакетлары белән бирелде.

Сабантуй программасын бәйрәмне  оештыру комитеты рәисе Татьяна Убейкина җитәкчелегендәге техникум коллективы оештырды. Аппарат, педколлектив һәм техникум техперсоналының иҗади потенциалы тулысынча файдаланылды. Сәхнәдә танылган һәм яшь үзешчән артистлар да чыгыш ясады. Беренче мәртәбә үз көчләре белән спорт-массакүләм программа да оештырылды.

Барлык  уеннар да, спорт ярышлары да бәйрәмдә катнашучыларга күп дәрт һәм уңай эмоцияләр алып килде. Яңа Кармәт Сабантуенда беренче тапкыр кече һәм өлкән яшьтәге ике батыр өчен бүләк билгеләнгән иде. Сабантуйның бердәнбер иганәчесе Фәрид Аюпов КФХсы  булды.

Көрәшчеләр өчен генә дә бүләк фонды 96 мең сум тәшкил иткән. Альберт Хисмәтов Сабантуйның абсолют батыры булды, көрәш батырына каралган тәкәдән тыш , ул беренче урын өчен 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тә  алды. Икенче һәм өченче урыннарны алучыларга 20 мең һәм 10 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. Кече яшьтәге батырлар арасында Андрей Андреев җиңүче булды. Яшел келәмдә көрәшчеләрнең көрәше  генә түгел, башка спорт ярышлары да мавыктыргыч булды.

 Армрестлингта беренче урын алган Надежда Пенькова хисләрен яшереп кала алмады: - Балалар белән Сабантуйга ял итәргә килдек, үземне сынап карарга булдым һәм җиңүче  булып  акчалата бүләккә ия булдым. Гади авыл халкына, бәйрәм бүләк иткән өчен оештыручыларга, балаларга шатлык, концерт программасы бүләк иткән өчен рәхмәт. Безгә барысы да ошады.

Сабантуйда катнашучылар өчен массакүләм мәдәни программа әзерләп кенә калмыйча, кайнар ризык белән  чәй  әзерләнгән иде. Ә киләсе елда оештыручылар район башлыгы һәм җирле аксакаллар тәкъдиме белән Яңа Кармәт авылында да, Яңа Дума авылында да  бәйрәм оештырырга ниятлиләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев