Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады

Бүген район мәгариф учреждениеләрендә уку елы тәмамлануга багышланган тантаналы линейкалар узды.

267 тугызынчы һәм 105 унберенче сыйныф укучысы өчен бу көн бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булды. 3 нче Аксубай урта мәктәбендә бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык булып узды. Чәчләренә ак бант таккан, мәктәп формасы өстеннән ак алъяпкыч кигән кызлар, ак күлмәк, кара чалбар кигән егетләр бөтен мәктәп укучылары, укытучылар, кунаклар алдында дулкынланып басып тордылар.

Һәркем бу тантананың соңгы тапкыр булуын аңлады, аларның күңелләрен хис-кичерешләр биләп алды. Балаларны олы тормышка аяк басулары белән котларга район башлыгы Камил Гилманов килде.

– Сезнең укуыгызны алга таба дәвам итү өчен безнең илдә, республикада зур мөмкинлекләр бар, – дип мөрәҗәгать итте ул чыгарылыш сыйныф укучыларына. – Сезнең өчен барлык ишекләр дә ачык. Иң мөһиме – тормышта һөнәр алу өчен вакытны, алтын вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк. Ул күңелдә булырга тиеш. Белгечлек алгач, туган ягыгыз Аксубайга кайтыгыз. Безгә табиблар, инженерлар , барлык һөнәр ияләре дә кирәк. Районыбызны бергәләп ямьләндереп, үзгәртеп корырбыз. Иң элек, мин сезнең дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны телим.

Район җитәкчесе мәктәп мөгаллимнәренә лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина чын күңелдән котлады, Сергей Александров ата-аналар исеменнән педагогиклар коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде.

Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары укудагы уңышлары белән генә таныш түгел. Алар төрле юнәлешләр буенча бәйгеләрдә һәм смотрларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Үзәк мәйданда Җиңү парады вакытында сафта узу нәтиҗәләре буенча әлеге мәктәп командасы 1 урынны яулады. Бәйрәмдә катнашучыларның уртак алкышлары астында “Сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби хезмәт ветераннары бердәмлеге” ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Виталий Маркин Юрий Макаров җитәкчелегендәге 3 нче мәктәп командасына Рәхмәт хаты тапшырды.

Бәйрәмнең сценарие дулкынландыргыч мизгелләрдән торды. Мәктәп каршындагы мәйданчыкта музыка яңгырады, чыгарылыш сыйныф укучылары парлап биеделәр. Тантанада катнашучылар өлкән сыйныф укучыларының хореографик композициясен зур соклану һәм дулкынлану белән күзәттеләр.

Укытучылар, мәктәп директоры чыгарылыш укучыларына ихлас рәхмәт сүзләре әйттеләр. Менә символик һәм истәлекле мизгел җитте – соңгы кыңгырау чыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев