Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чуваш телен һәм мәдәниятын саклап калырга 

Аксубайдаа шул темага багышланган конференция үтте. Аның эшендә чувашлар яшәгән авыл җирлеге башлыклары, мәдәният йорты директорлары, чуваш теле һәм әдәбияты укытучылары һәм туган тел язмышына битараф булмаган кешеләр канашты.

Конференция эшен ачып, иң беренче чуваш телен һәм мәдәниятын саклап калу һәм үстерүгә зур өлеш керткән, кызганычка каршы, арабыздан вакытсыз киткән Аркадий Харитонов белән Михаил Мулеевны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

–  Районда чуваш милли мәдәниятын үстерү өчен күп эшләр башкарыла. Мәдәният билгеләнешендәге биналарны төзү һәм ремонтлау эшләре бара.  2018 нче елда Чуваш Енорускиносы авылында Мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Авылда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча бик күп эш дәвам итә.  Киләчәктә дә биналар төзү, юллар салу планга кертелгән. Ә сезнең бурычыгыз – кешеләрне спорт, мәдәният, милли традицияләргә багышланган чараларга җәлеп итү, - диде район башлыгы Камил Гилманов үзенең сәламлау чыгышында.

Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бездә милләте һәм дине буенча  төрле булган халыклар дус һәм тату яши. Без бергәләп эшлибез, бергә ял итәбез, мәсьәләләрне уртак хәл иәбез. Безнең бердәм яшәвебез – ул безнең көчебез. 

 Конференция эшлекле формада үтте. Чуваш милли-мәдәни үзәге (ЧНКЦ) рәисе Алексей Калуков дүрт елда нинди эш башкарулары турындагы доклад белән чыгыш ясады. 

– Районда Чуваш милли-мәдәни автономиясен тәкъдим итеп, безнең үзәк бик күп нәтиҗәле эшләр башкарды. Без республика күләмендә уннарча зур чаралар, акцияләр, фестивальләр үткәрдек. Белем бирү һәм мәдәният өлкәсендә дә эш алып барабыз. Россия һәм республика телевидениесе белән берлектә безнең район җирлегендә яшәүче чувашларның мәдәнияты, гореф-гадәте, йолалары турында фильмнар төшердек. Чуваш мәктәпләрендә укучы балаларга милли-мәдәни тәрбия бирүгә дә зур игътибар бирәбез. Аларның иң яхшылары уку алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында,

Петр Хузангайның кече ватаны булган Әлки районында ел саен үткәрелә торган республикакүләм бәйрәм чарасында катнашалар. Чуваш теле укытучылары мәктәпләрдә якташ язучылар иҗатына багышланган чаралар үткәреп торалар. Яшьләр арасында аеруча «Эрудит» бәйгесе популяр. Анда чуваш телен яхшы белгән балалар иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә алалар. Чыгыш ясаучы шулай ук телне һәм әдәбиятны саклап калу буенча китапханәләр, «Керешу» милли спорт төрен үстерү эшчәнлеген билгеләп үтте, үзәк эшендә ярдәм күрсәткән мәгариф, мәдәният, җәмәгать формированиеләре оешмалары һәм ведомство хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.

Чуваш үзәге башкарган эшләр буенча бүләкләү өлеше тагын да күңеллерәк төсмер алды. Районда чуваш мәдәниятын саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен республика чуваш милли-мәдәни үзәге исеменнән Алексеевка поселогыннан Борис Калуков, Федоровка авылыннан кызын лаеклы тәрбияләгәне өчен, Сочида үткәрелгән параолимпиаданы ачу тантанасында катнашкан Ольга Селиванованың әнисе – Анфиса Селивановага һәм Иске Савруш авылы мәдәният йорты директоры Светлана Колесниковага милли мәдәниятны үстерүдә зур эш башкарганы өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алексей Калуков ЧНКА һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары алды.

Конференциядә катнашучылар район чуваш милли үзәге составына үзгәрешләр керттеләр. Аның составына төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтә булган энергияле унбиш кешене кертергә карар кылдылар. ЧНК рәисе итеп бертавыштан Роза Чентаеваны сайладылар. Роза Николаевнаны  районда актив җәмәгать эшлеклесе, милли йолаларны саклаучы кеше буларак яхшы беләләр. Ул милли үзәкне күп еллар җитәкли.

– Без чуваш теле еллар үтү белән югалыр,онытылыр дип борчылабыз, - дип проблемалы темага кагылып үтте Роза Чентаева. – Тел югалмасын өчен мәктәп тә, авыл клубы да, җәмгыять тә түгел, ә гаилә җаваплы. Әгәр әти-әниләр балалары белән өйдә чуваш телендә сөйләшсәләр, тел бервакытта да онытылмаячак. Алга таба да без  үзәк эшчәнлегенә гаилә  традицияләрен, милли кыйммәтләрне үстерү буенча чараларны кертәчәкбез, - диде ул.

Конференциядә катнашучылар алдында «Сувар» газетасының баш редакторы  Константин Малышев, ЧНКА советы әгъзасы Анатолий Самаренкин да чыгыш ясады. Алар бергәләп телне саклап калу, үстерү, гореф-гадәтләрне онытмау проблемасын чишү юлларын эзләделәр, киләчәккә планнар кордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев