Чумаков үзәге «КовиВак» вакцинасыннан соң иммунитет саклану срокларын әйтте
«КовиВак»вакцинасы прививкасын алганнан соң Covid -19 инфекциясенә иммунитет сигез айга якын дәвам итә.
«КовиВак» вакцинасы прививкасын алганнан соң Covid -19 инфекциясенә иммунитет сигез айга якын дәвам итә, дип сөйләде Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратлар тикшеренү һәм эшләү үзәге генераль директоры Айдар Ишмөхәммәтов «Россия 1» телеканалы эфирында.
Иммуногенлыкка килгәндә, ул 85 процентка бәяләнә, дип өстәде генераль директор.
«Антитәнчекләр безнең очракта шактый акрын эшләнә — бу йомшак вакцина. Безнең тикшеренүләр монда күзәнәк иммунитеты да файдаланылуын күрсәтә», — диде ул.
Ишмөхәммәтов үзәк ел ахырына кадәр 7,5 доза вакцина чыгарырга исәп тотуын искәртте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев