Чуаш телен «бишле»гә беләләр
Казанда мәктәп укучылары арасында чуаш теле һәм әдәбияты буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Аксубай районын алты укучы тәкъдим итте. Алар чуаш теле һәм әдәбияты буенча тирән белемнәрен күрсәттеләр, барлык теоретик һәм иҗади биремнәрне дә уңышлы үтәделәр.
Иске Үзи мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Анастасия Айдова (укытучысы – Титова Елена Николаевна) һәм Савгач мәктәбеннән унберенче сыйныф укучысы (укытучысы Максимова Галина Николаевна) призлы урыннарны яуладылар.
Фото район мәгариф бүлеге архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев