Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чуаш теле хыяллар канатында

Савгач мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Канатлы хыяллар» интеллектуаль уены узды.

Конкурста этномәдәни компонентларны өйрәнгән мәктәп укучылары катнашты. Уен укучыларның танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү һәм чуаш теле мәдәниятенә җәлеп итү максатыннан чыгып уздырыла.

Районның 5 мәктәбеннән килгән командалар үзләренең девизлары һәм катнашучыларның исемнәре белән таныштырдылар. Бәйге 3 турдан торды. Уенда катнашучылар төрле дәрәҗәдәге сорауларга җавап бирделәр.

Бәйге нәтиҗәләреннән чыгып, жюри беренче урынны Савгач мәктәбе командасына бирде. Емелькино һәм Иске Савруш мәктәпләре командалары икенче булды. Сөнчеле һәм Иске Ильдеряк мәктәпләре командалары өченче урынга лаек булды.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев