Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чуаш Республикасының беренче гимны авторы Аксубай районы кешесе

Савруш төбәгеннән бик күп талантлы кешеләр чыккан, алар арасында – дирижер, Чуаш Республикасының беренче гимны авторы Тихон Данилович Алексеев та бар.

Тихон Алексеев 1896 елда Савгач авылында туа. 1917 елда Казан дини семинариясен тәмамлый. Алексеевлар авылда белемгә зур игътибар биргән алдынгы гаиләләрнең берсе була (Тихонның абыйлары хәрби табиб һәм укытучы булып эшләгән). Музыкаль сәләткә ия егет 1917 елда Казан университетына укырга керә (ул юридик белем ала), чуаш яшьләре хорын оештыра. Савгач егете Казанда Чуаш театрының беренче спектакльләрендә катнаша. Кызыл Армиядә хезмәт иткән вакытта (1919 –1920 елларда) Красноярск шәһәрендә Енисей губхәрбикомиссариатының сәяси бүлеге каршында хор оештыра. Совет хөкүмәте оешкан кырыс егерменче елларда да халыкның сәнгать белән кызыксынуына гаҗәпләнми мөмкин түгел. 1920 елда Т.Д. Алексеев катнашында беренче Чуаш музыка мәктәбе ачыла. Үз милләте тарихында Тихон Алексеев беренче чуаш гимны авторы буларак та сакланып калган.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев