Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чуаш этно-джазында беренче

Туган төбәгебезне таныткан һәм чуаш мәдәниятенә дан җырлаган кешеләр арасында җырчы, чуаш этно-джазы йолдызы Вера Кожеманова да бар.

Ул Беловка авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Түбән Кама шәһәренең Сәлих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесына «вокаль сәнгате» белгечлеге буенча укырга керә.

Академия хоры, ансамбль артисты квалификациясенә ия. Вера кечкенәдән музыка белән мавыга. Башта популяр, автор җырларын башкара, соңрак этно-музыка белән кызыксына. Чуашларның борынгы җыр сәнгате үрнәкләрен эзләүгә һәм өйрәнүгә, аларны заманча музыкаль стильләргә салуга зур игътибар бирә.

Ул үз тирәсенә фикердәшләр командасын – «Shanu» төркемен җыйган һәм алар белән чуаш музыка сәнгатендә яңа юнәлешләр ача. Төркем джаз һәм фьюжн аранжировкаларында чуаш халык җырларын башкара. Үз композицияләре аша команда чуаш музыкасының алга таба үсешенә этәргеч бирә дип әйтергә дә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X