Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чүпне компост өчен саклагыз 

    Язын шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә контейнер мәйданчыклары агач ботаклары, көздән коелган яфраклар белән шыплап тула.

    Шәхси йортларда яшәүчеләр үз территорияләрен, бакчаларын чистартып, чүп-чардан шул рәвешле арыналар. Кайбер контейнерларда киселгән агач ботаклары атналар буе ята. Чөнки бакча чүп-чары каты көнкүреш калдыгы булып саналмый һәм моның өчен төбәк операторына дәгъва белдерергә ярамый. Бу баш бәласын хәл итү турында эшлекле дүшәмбедә фикер алыштылар. Мондый чүпне чыгару район хисабына һәм үзебезнең көч белән башкарылачак. 

    Әгәр искә төшерсәк, уннарча еллар элек агач ботакларын, сабакларны контейнерга ташлау турында беркемнең дә башына килми иде. Чөнки бакча чүбе – ул экологик чиста ашлама. 

    Агач-куакларны кискәннән соң, ботак-сабакларны җиргә катлам-катлам итеп, өстенә туфрак сала-сала күмәргә кирәк. Ул чери һәм бакча өчен менә дигән ашлама булачак. Моның өчен ботаклар гына түгел, коелган яфраклар, чыбык-чабык, пычкы чүбе, йомырка кабыгы, сөт продуктлары калдыклары һәм хәтта катыргы, кәгазь дә яхшы бара. Аларның барысын да бергә өяргә яисә махсус тартма ясап шунда тутырырыга була. Мондый файдалы ашламаны туфракка таратканда югары сыйфатлы яшелчә һәм җиләк-җимеш алырга мөмкин. Черемәле туфракта үскән үсенте ныграк һәм сәләмәтрәк була, алмашынып торган һава температурасына, дымлылыкка, авыруларга һәм корткычларга бирешми. 

    Шулай эшләгәндә контейнер мәйданчыклары да чиста, бакчалар да уңышлырак булачак. Килеп туган санкция һәм азык-төлеккә бәяләр арткан шартларда бакча чүбен ташлау яхшы гамәл түгел.

    Фото: редакция архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: