Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чүп ташучы машиналар авылларга да киләчәк...

Февраль аенда, Аксубай халкы, торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен, каты коммуналь калдыкларга тарифы арткан, яңа төр квитанцияләр алачак.

1 нче гыйнвардан, Россия буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа төрле системасы эшли башлады.Әлеге система чүп калдыкларын “коры” ( кәгазь,пластик, металл,пыяла) һәм “ катнаш” (органика,шәхси гигиена предметлары,пычрак  савытлар )сортларга аерырга киңәш итә .

Элек районда чүп калдыкларын чыгаруда  “ Благоустройство” ООО шөгыльләнгән булса,хәзер Чирмешән бүлекчәсенең “ Экосервис” ГК сы шөгыльләнәчәк. Чүп калдыкларын хәл итү проблемасы, районда гына түгел, Татарстанда һәм Рәсәйнең төрле регионнарында да күптән туды.Чүп калдыкларын җыю буенча региональ оператор, үтилләштерү һәм ташу эшен бер оешмага билгеләргә кирәк дигән карарга килделәр.

Район җитәкчелеге, районда узган гражданнар җыеннарында, муниципалитетларга авылларда да чүп калдыклары белән көрәшү булачак дип хәбәр итте.

Альтернатив рәвештә контейнерлар урнаштыру һәм чүп калдыкларын пакетларга җыю мәсьәләсе дә карала. Кешеләр билгеләнгән вакытка һәм урынга чүп калдыкларын чыгарачак. Мондый  практика безнең күрше районнарда эшләп килә. Чүп калдыкларын җыю машинасы билгеләнгән вакытка авылга килә һәм сигнал бирә.Әлеге хезмәт санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килүне туктачак. Гомумән,безнең якларның экологиясенә уңай тәэсир итәчәк. Чүплек җыю урыннарының кайда һәм ничек булачагы – бары тик вакыт соравы гына.Һәр муниципаль оешма дәрәҗәсендә әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк.

Тагын бер яңалык,чүп калдыклары өчен түләү квадрат метрлар буенча түгел, ә фатирга теркәлгән кешеләр саны буенча булачак. Татарстанның  Дәүләт комитеты каты коммуналь калдыклар өчен тарифлар билгеләде: күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бер кешегә 71 сум 95 тиен, ә шәхси йортларда яшәүчеләргә  бер кеше өчен түләү 78 сум 05 тиен булачак..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев