Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чүп-чарның да бәясе бар

    Чүп-чар реформасы район буйлап атлаганда, район халкы каты көкүреш калдыкларына тарифлар буенча түләргәме, түләмәскәме дип баш вата.

    Район үзәгендә яшәүчеләр чүп-чар җыю эшен алып баручы ООО” Гринтты” региональ операторы турында фикер алыша. Күпләре квитанцияләр алган булсалар да түләргә ашыкмый.

    – Район үзәгендә каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча хезмәт күрсәтү бер көнгә дә тукталып тормады. Монда башка төрле сәбәп бар һәм без аны таныйбыз - бу кайбер урамнарда контейнерларның  булмавы. Әлеге мәсьәлә хәл ителде – узган атнада Аксубай өчен өстәмә рәвештә җитмеш контейнер кайтарылды, – дип шәрехләде шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Владимир Кононов. - Чүп-чар өчен түләү яки түләмәү мәсьәләсе  булырга тиеш түгел, чөнки тарифлар ТР Тарифлар буенча комитеты тарафыннан расланган. Теләсә нинди очракта да түләүләр закон нигезендә башкарылачак.

    – Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен каты көнкүреш калдыклары өчен түләү 71 сум 95 тиен, шәхси йортларда яшәүчеләр өчен 78 сум 05 тиенне тәшкил итә, каты көнкүреш калдыкларының 1 куб метры 439 сумга тигез.

    –  Бистә башкарма комитетында ышандыруларынча, каты көнкүреш калдыкларын алып китү өчен шәхси килешү төзүнең кирәге юк, чөнки Гражданнар кодексында   “Халык алдында оферт килешүе» дигән төшенчә бар, монда компания үз хезмәтләренә тарифлар хакында  мәгълүмат чараларында басма яки электрон вариантта бастырып чыгару юлы белән хәбәр итә. Региональ оператор нәкъ шулай эшләде дә. Шуңа күрә түләү бурычы бистәнең һәр кешесенә бернинди искәрмәләрсез һәм ташламаларсыз  йөкләнә.

    – Кеше  каты көнкүреш калдыкларсыз  яшәми, – дип шәрехли Владимир Кононов.-  Сөт, соклар, хәтта балалар ризыкларын да без тетра-савытларда, пластик шешәләрдә сатып алабыз. Экологлар һәм янгын сүндерүчеләр тарафыннан чүп-чар   яндыру тыела. Яндырган очракта штрафлар чүп-чар өчен  түләүгә караганда тагын да зуррак булырга мөмкин.

    Бистә җитәкчелеге  район үзәгендәге бер чокырдагы чираттагы чүплекне ачыклый һәм  якындагы йортларда яшәүчеләрдән чүп-чарны җыештыруны сорагач, алар  без үзебез яши торган җирне чүпләмибез дип дорфа рәвештә җавап бирәләр. Чүп өемен барыбер җыештырырга туры килә, ә чүп-чар арасыннан тавыш- гауга куптаручының кызының студент билеты табыла.

    Башкарма комитетта әлеге төр практиканы куллануны түбәнчелек дип саныйлар. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләмәгән очракта бурычлар җыелачак һәм оператор чүп-чарны чыгаруга тоткан акчаларны түләттерү өчен  намуссыз түләүчеләрне судка гына бирәчәк.

    Түләүләрне озакка сузарга ярамый, чөнки ай саен сумма җыела барачак (асылда, яңа оператор чүп-чар җыюга март аенда ук керешкән булса да, апрель-май айлары өчен квитанцияләр таратылган инде) һәм ул чакта инде кесәгә сугачак.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: