Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чүп-чар реформасы: законны белмәү каты коммуналь калдыклар өчен түләүдән азат итми

Бүгенгесе көндә илдә бара торган “Чүп-чар реформасы”на бәйле буларак, Аксубай районы территориясендә дә каты коммуналь калдыклар ташу проблемасы актуаль сорау булып тора.

Халыктан әлеге мәсьәлә буенча безнең редакциягә, башкарма комитетка, район администрацииясенә күп сораулар килә. Безнең хәбәрчебез кайбер сорауларга җавап эзләп «ГРИНТ» ҖЧҖ региональ операторының подрядчы оешмасы вәкиле – Әлмәт шәһәренең «Экосервис» ҖЧҖ клиентлары белән эшләү буенча белгече Рәмис Сафиуллинга мөрәҗәгать итте.

 - Рәмис Вилевич, сезнең карашка, каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару эшендә нинди перспективалар көтелә? Безгә, район халкына аның нинди  “уңай” һәм “тискәре“  якларын көтәргә?

- РФ Хөкүмәтенең «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү турында»гы 2016 елның 12 ноябрендәге 1156 номерлы карары нигезендә каты коммуналь калдыклар җыю, ташу, утильләштерү һәм күмү халыкның санитар-эпидемиологик һәм әйләнә-тирә мохит иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Россия Федерациясенең экологик законнарын исәпкә алып гамәлгә ашырыла.  

2019 елның 1 гыйнварыннан   Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыкларны җыюны  ике төбәк операторы - «ПЖКХ ИК» ҖЧҖ (көнбатыш зонасы) һәм «Гринта» ҖЧҖ (республиканың көнчыгыш зонасы) башкара. Аксубай районы Көнчыгыш зонага керә. Безнең районнан  каты коммуналь калдыклар Әлмәт шәһәренең  шефлыкка алган “Гринты” оешмасының “Экосервис” ачык җавалылыгы чикләнгән оешмасы ярдәмендә чыгарыла. Безнең өчен - Чирмешән  каты коммуналь калдыклар полигоны каралган. Халык кайбер мәшәкатьләр белән бәйле яңалыкны (түләүне күздә тотам) яратып кабул итми.  Көннәрдән бер көнне бу мәсьәлә дә хәл ителәчәк.

– Бүген Аксубайда да чүп-чар өчен контейнерлар җитәрлек түгел, ә авылларда халыкка нәрсә эшләргә?

– Җитештерү һәм куллану калдыклары турында Федераль закон нигезендә, бу мәсьәлә җирле хакимият органнары бурычларына керә. Рөхсәтсез урыннарда калдыклар ташлаучы кагыйдә бозучылар, сәламәтлеккә зыян килү куркынычы булганда,  җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Әгәр хокук бозучыны җаваплылыкка тартсалар да, бу аны үзе оештырган чүплекне җыештыру вазифасыннан азат итми.

1 апрельдән, ә кайбер җирлекләрдә март аеннан ук каты калдыклар үзәкләштерелгән рәвештә чыгарыла. Бу эшнең ни дәрәҗәдә җайга салынуы авыл халкы һәм әлеге җирлекнең җитәкчелегеннән тора. Бу мәсьәләдә Иске Ильдеряк, Савруш, Кәкре Күл, Кыязлы, Сөнчәле, Иске Үзи, Яңа Кармәт, Шәрбән һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләре җитәкчеләренең  эшләрен уңай яктан  билгеләп үтәргә кирәк.

Аксубай бистәсендә каты калдыкларны чыгару контейнерлар белән башкарыла. Әлегә авылларда яшәүчеләр өчен чүпне капчыкларда җыю оештырылган һәм каты көнкүреш калдыклары җыю урыннары да билгеләнгән. Апрель аенда Сөнчәле  һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлекләрендә очрашулар үткәрелде. Минемчә, халык авыл тирәсендәге, урман полосаларындагы һәм чокыр-чакырлардагы чүплекләрдән арынуга аңлап карый.

- Газета укучыларыбыз: «Чүп-чар бәясе нидән чыгып исәпләнә?», «чүп-чарым юк – мин аны яндырам яки компост чокырын ясыйм» кебек фикерләр әйтә. Бу очракта нишләргә?

- Һәрбер сорауны җентекләп тикшерик. Бәяләр Татарстан Республикасының тарифлар комитеты тарафыннан расланган. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен түләүләр  71 сум 95 тиен, ә шәхси секторда яшәүчеләргә- 78 сум 05 тиен күләмендә  каралган, каты коммуналь калдыкларның 1 куб метры 439 сумны тәшкил итә.

2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законда (»Әйләнә-тирә мохитне саклау турында“гы 2018 елның 29 июлендәге редакцияләүдә) җитештерү һәм куллану калдыклары барлыкка килү һәм аларны урнаштыру лимиты  нормативлары  елына 1,1-1,5 куб. м.исәбеннән билгеләнгән. 1 куб. м тыгызлык да уртача 210 кг/куб. м.ны тәшкил итә. Каты көнкүреш калдыкларын  һәм чүп-чарны яндыру да закон тарафыннан тыела, өстәвенә, аны тиешсез урыннарга да ташларга ярамый.

- Газета укучыларыбыз ның иң мөһим сорауларының берсе: әгәр мин килешүгә имза куймасам, түләү буенча нинди таләпләр булырга мөмкин?

– Гражданлык кодексында  «Договор публичной оферты» дигән аңлатма бар. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми.

– Шулай да әгәр  кеше түләүдән баш тартса?

– Бездә хокукый дәүләт һәм теләсә кем  судта үз хокукына дәгъва белдерә ала. Шул ук вакытта үз файдасына  кирәкле документларны  тапшырырга кирәк. Минемчә, каты көнкүреш калдыклары юклыгына «кояш энергиясе» белән тукланган кеше генә дәгъва кыла ала. Тик Татарстанда андыйлар турында ишеткәнем юк.

– Халыкка карата сораулар бетте. Оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, коммерция оешмалары белән килешүләр төзү буенча районда эшләр ничек тора?
- Бюджет оешмалары белән 100 %  килешүләр төзелде. Башка оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр белән   эшләр авыррак тора, бары тик гомуми санның 20 проценты белән генә  килешүләр төзелде.

Барлык оешмаларга да  нинди документлар тапшырырга кирәклеге турында мәгълүмат таратылды. Аларны югары тарифлар куркытканмы – юкмы, анысын белмим, әмма хезмәт күрсәтү бәясе бик кулай. Мөгаен, күбесе әлеге исәп-хисапларны аңлап  бетермәгәннәрдер. Мисал өчен, 26 кв.м мәйданлы 1 хезмәткәр (азык-төлек кибете) эшли торган  сәүдә кибетен алыйк.

Шулай итеп, 26 х 1,16 х439 сум: 12 айга= 1521 сум (58-60 сум бер хезмәткәр өчен).Барлыгы 1581 сум. Барлык булган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр региональ оператор хезмәтләреннән файдаланалар, әмма шул ук вакытта счетларга түләргә теләмиләр. Килешүләр рәсмиләштерүдә бернинди  кыенлыклар да юк. Бистәнең  Совет урамында урнашкан, йорт (элеккеге район кулланучылар җәмгыяте бинасы) адресы буенча барып, документлар тапшырырга кирәк. Шулай ук безнең белән 2-95-16, 2-95-17  телефоннары  буенча  элемтәгә кереп консультация алырга мөмкин.

- Һәм ахырда, Сез шәхсән нинди җаваплылык башкарасыз?

– Мин Идарәче компаниясе директоры вазыйфасында эшләвемне дәвам итәм.. 1 гыйнвардан  Әлмәт шәһәренең Экосервис «ҖЧҖендә  клиентлар белән эшләү  белгечләре белән контракт нигезендә эшлим. Каты көнкүреш калдыкларын вакытында ташуны оештыру эшләре, килешүләр төзү буенчакүрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүне вакытында оештыру өчен җаваплылык тотам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев