Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чишмәгә кадәр тәре йөреше

Аксубай правослау чиркәвендә гыйбадәт кылганнан соң, мәхәллә кешеләре Ташлы чокыр сулыгына тәре йөреше кылдылар.

21 июльдә Рус Правослау Чиркәве Русьтә иң зур хөрмәткә лаек образларның берсе – Казан Изге Ана иконасының могҗизалы табылуын бәйрәм итә.

Дин тотучылар гыйбадәт йортыннан чиркәү чыңнары астында чыктылар. Мәхәллә кешеләре арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде, хәтта гаиләләре, кечкенә балалары белән дә килгәннәр. Дин тотучылар колоннасы чиркәүдән Романов урамына чыкты, аннары Мазилин урамы буйлап узды. Тәре йөреше Изге Богородицага, изгеләргә догалар белән үрелеп барды. Дин тотучылар район үзәге урамнары буйлап аерым хис-кичерешләр белән атладылар. Юлда иминлекне ЮХИДИ хезмәткәрләре тәэмин итте. Юлны кичү авыр булган кешеләр өчен автобус тәкъдим ителде, ул колонна артыннан акрын гына хәрәкәт итте.

Аксубай правослау чиркәвеннән су чыганагына кадәр юл бер сәгатькә якын сузылды.

Чишмәгә килгәч, Аксубай правослау чиркәве рухание Антоний Рыбочкин су догасы укыды, барысына да аруландырылган су бөркеде. Тәре йөрешендә катнашучылар изгеләндерелгән су җыйдылар, ә кайберәүләр рәхәтләнеп чыганакта коендылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев