Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чишмә – яшәү чыганагы

    Чуаш Енорускиносы авылы янындагы Семиле чишмәсе берничә дистә еллар челтерәп ага инде.

    Чишмәгә төшеп баткан җир сөрүче турындагы моңсу хикәяне авылга кайткан кунаклар гына белмидер, мөгаен. Бу хакта безнең хәбәрчегә дә бәян иттеләр.

    Чишмә урынын халык бик ярата, элек-электән биредә барлык бәйрәмнәр узган, кызлар чишмәгә су алырга килгән, кырда кар эреп беткәч, яшьләр чишмә аланына җыелганнар.

    Өч ел элек чишмәне төзекләндерергә карар кылганнар – авыл җирлеге көче белән чишмәгә канализация боҗралары төшергәннәр, аңа төшү юлын төзекләндергәннәр, тирәсен тотып алганнар. Ә алга таба инициативаны авыл кешеләре үз кулларына алган – өч ел элек җирле халык бергәләп беседка корган, кемдер торбалар, кемдер такталар алып килгән, ә быел аны алга таба төзекләндерүдә яшьләр инициатор булган.

    Алар биредә әкияттәгедәй итеп мич чыгарганнар, беседканы бизәгәннәр, кул астындагы материаллардан җилдән саклану өчен чыбылдык корганнар. Шунда ук футбол мәйданчыгы булдырганнар. Яшьләр чишмә тирәсеннән үләнне чабып, чисталык һәм тәртип урнаштырып тора икән.

    Без чишмәдә ял көне булдык – биредә яшьләр бер иптәшләренең туган көнен билгеләп үттеләр.

    – Без монда һәр ял саен җыелабыз, кичләрне дә биредә үткәрәбез. Авылга кайткан, күрше авыллардан кешеләр чишмәгә ял итәргә киләләр, без кунакларга һәрвакыт шат, – диләр алар.

    Җирле яшьләрнең кунакчыллыгына без дә инандык, алар безне ачык йөз белән каршы алдылар, самавырдан чәй эчәргә чакырдылар, чишмә турындагы легенданы сөйләделәр. Яшьләр җәй көне су коеныр һәм балык тотар өчен чишмә янында буа буарга ниятләүләре белән уртаклаштылар. Өстәвенә, беркаян бернинди ярдәмгә өметләнмичә, бернинди дәгъвасыз, үз теләкләре белән. Барысы бер тавыштан: барысын да үзебез эшлибез! – диләр.

    Яшьләрнең дә төрлесе бар, кемдер дәүләттән, хакимияттән ярдәм өмет итә, ә кемнәрдер, чувенорускинолылар кебек, үзләре турында гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләрне дә кайгыртып, туган-үскән җирләрендә, рәхмәт сүзләренә өмет итмичә, үз уңайлыкларын үзләре тудыра. Ә чувенорускинолылар исә нәкъ менә ата-бабалары йолаларында тәрбияләнгән буын. Алар сабанчы Семиле турындагы хәтерне шул рәвешле саклыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: