Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чишмә территориясен тәртипкә китерделәр

Кышка аяк басканда Аксубай бистәсе башкарма комитетының эшчеләр бригадасы «Ташлы чокыр» чишмәсе территориясендә тәртип урнаштырдылар.

Бу чишмә җәйге чорда яраткан ял итү урыны гына түгел, бирегә халык чишмә суы алырга килә. Күпчелек аксубайлылар суны кайнатканда юшкын утырмый, аны кайнатмыйча да эчәргә ярый, диләр.

Узган елның суык кышында, күпләрнең су торбалары каткач, «Ташлы чокыр» чишмәсендә суга чират иде. Шуңа күрә шәһәр тибындагы бистәнең башкарма комитеты чишмә территориясен тәртиптә һәм чиста тотарга тырыша. Биредә коелган яфракларны җыештырдылар, чишмә юлын чистарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X