Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чиркәү һәм чишмә территориясендә чисталык һәм тәртип

Иске Мокшино халкы беренче язгы шимбә өмәсендә зур тырышлык белән эшләде.

Мәдәният хезмәткәрләре җитәкчелегендә авыл халкы җирле правослау чиркәве һәм чишмә территориясен чистарту, тәртип салу өчен чыкты. Бу – торак пунктта халык күп йөри торган урыннар, гадәттә яз көне кар астыннан кыш буена җыелган чүп-чар, коры үлән, кипкән яфраклар баш калкыта.

Өлкәннәр белән бергә шимбә өмәсендә балалар да катнашты. Алар һәркемнең өлеш кертүеннән туган авыллары тагын да чистарак, матуррак, уңайлырак булачагын аңлап, бар көчләрен куеп эшләделәр. Әйләнә-тирәдә шатлыклы, позитив мохит хөкем сөрде. Нәтиҗәдә – авыл халкына да, кунакларга да җирле гыйбадәтханә территориясендә булу, чишмәгә бару күңелле.

Фото: Иске Мокшино авыл мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев