Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чиркәү акташлы булачак

Феодосий Тотемский исемендәге Аксубай православие чиркәвендә тышкы үзгәрешләр башланды.

Чиркәү янында такталардан ясалган вакытлыча корылма булдырылган һәм бинага тышкы штукатурлау буенча эшләр башкарыла.
Безнең хәбәрчебезгә чиркәү советы вәкилләре Леонид Моисеев һәм Анатолий Трофимов хәбәр иткәнчә, эшләр меценат – якташыбыз, Югары Баланда авылында туып үскән Геннадий Прописнов ярдәмендә башланган.

Геннадий Николаевич хәзергесе вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм аңа үтенеч белән мөрәҗәгать иткәч, ул шунда ук җавап бирә һәм чиркәү өчен кирәк булган барлык төзү материалларын бушлай кайтара.

Бинаны бизәү хәзерге заман материалларын кулланып яңа технологияләр буенча башкарыла. Мәхәллә кешеләре һәм чиркәү советы ремонтка бергәләп ярдәм итсәләр дә, төп эшләрне белгечләр-штукатурлар бригадасы башкара.

Тышкы ремонт буенча эшләр Феодосий Тотемский чиркәвен изгеләндерүнең 25 еллыгы уңаеннан башланган. Яңа таш чиркәү Аксубайда 1993 елда төзелгән һәм шул ук елны Феодосий Тотемский хөрмәтенә Казан һәм Татарстан Архиепископы Анастасий (хәзер – митрополит) тарафыннан изгеләндерелгән.

– Ремонт этапларын күзәтеп һәм аларның мөһимлеген аңлап, мәхәллә кешеләре ремонтка акчалар җыя башладылар һәм бүгенгесе көндә акчаларны җыю дәвам итә. Чиркәү советы район халкына көчләреннән килгәнчә акчалата ярдәм күрсәтергә сорап мөрәҗәгать итә, – шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр редакциягә чиркәү советы әгъзалары.

Бу очракта һәр бер сум да – бәяләп бетергесез, чөнки изге эшкә тотылачак. Һәм безнең чиркәү 1930 елларда җимерелгән беренче Аксубай чиркәве кебек акташлы булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев