Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чирек гасырлык юлы матур

Вакыт уза, барысы да үзгәрә, һәркемнең үз язмышы, үз дуслары, үз гаиләсе барлыкка килә. Еллар узу белән күңелдә бары тик хәтирәләр генә кала.

1994 елда Аксубайның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә беренче тапкыр Соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларының юллары, язмышлары төрлечә бара, әмма аларның һәркайсы мәктәп турында җылы хатирәләрне хәтерендә саклый.

– Бу һәр кеше тормышында иң яхшы еллар. Без мәктәпнең беренче укучылары булдык, безнең белән мәктәп тарихы башланып китте һәм безне алдагы еллар укучылары да  искә төшерәчәкләр, – дип искә ала ул елны тәмамлаган Айрат Әхмәтҗанов. 

Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчесе Владимир Воробьевны, чын педагогны күңел җылысы белән искә алалар. -Ул кырыс, әмма гадел һәм сабыр булды һәм беренче көннән үк безгә шәхес итеп  карый алды, - дип сөйли Татьяна Степанова (Сергеева).

Алар кайсы сыйныф бүлмәсендә нинди фән укытылганын, мәктәп тормышын, төрле маҗаралар, укытучыларны искә төшерделәр. Мәктәп бакчасына нигез салынган вакытны да хәтердә яңарттылар, иң беренче каеннарны нәкъ менә алар - беренче чыгарылыш сыйныф укучылары утырткан икән. Чыгарылыш балы турында аерым бер сагыну белән искә төшерделәр. Ул чорда тантана мәктәптә, актлар залында тыйнак итеп бизәлгән актлар залында үтте.

Мәктәп ашханәсендә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әниләре әзерләгән өстәлләрдә аш-су һәм пирог белән сыйладылар. Таңны Кече Сөлчә елгасы буенда каршы алдылар. Бәйрәм гади булуына карамастан, бу алар өчен иң әһәмиятле кичә булды. 

Мәктәп үзенең чыгарылыш укучылары белән горурлана. 25 ел эчендә мәктәп диварларыннан 50 дән артык медаль иясе чыккан. Узган еллар укучылары халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшлиләр. Илгиз Алмакаев - Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге начальнигы, Татьяна Борисова (Липантьева) һәм Екатерина Васюткина - мәгариф бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары, Людмила Жаренова (Капитонова) - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы  – «Сельская новь» район газетасының баш редакторы вазифаларын башкаручы, Гөлназ Билалова (Срурова) - Саклык банкы офисы җитәкчесе, Денис Миронкин - дәүләт салым инспекторы – болар районда эшләүчеләрнең аз өлеше генә. Алмаз Мингулов - Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары, Рамил Мингулов- «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе, Йолдыз Билалов - Чирмешән районы эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе, Егор Крайнов - хәрби, Роман Липантьев - техник фәннәр кандидаты, КДЭУ укытучысы, Зөлфәт Сөләйманов – Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты – алар республика дәрәҗәсендә хезмәт итәләр. Геннадий Горбунов, Наталья Маклакова, Светлана Башатова, Надежда Купцова укытучы буларак мәктәпкә әйләнеп кайттылар. 

Бу - аларның мәктәп диварларыннан белемле егетләр һәм кызлар гына түгел, гармонияле үсеш алган шәхесләр дә чыксын өчен эшләгән педагогларының хезмәте. Икенче мәктәпкә нигез салынганнан алып бүгенге көнгә кадәр Флера Вафина, Наталья Прохорова, Флера Фәхретдинова, Наилә Хәмитова, Мәрьям Шакирова, Зоя Шуркина эшлиләр.

- Минем өчен иң зур бүләк - дәрестә укучыларның күзләре янып торуы, - ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Шәвәлиева, ул 25 ел элек беренче сыйныф укучыларын кабул иткән. – Мин үз балаларыма һәрчак: «Сез башкалардан ким түгел, сез башкалардан да яхшырак түгел. Сез ул - сез. Нинди шәхес булып чыгуыгыз бары тик сезгә генә бәйле»,- дип аңлатам ди ул. 

Педагог мәктәп тормышының кызыклы мизгелләрен искә алды. Даша Ильина әле беренче сыйныфта ук укытучысына беркайчан да авырмасын өчен дәваларга вәгъдә итә. Хәзер ул -  кардиолог.

Мәктәп алдагы чыгарылышлар эстафетасын лаеклы дәвам итә. Бүгенге көндә 2 нче урта мәктәпнең 11нче сыйныфын 17 укучы тәмамлый һәм аларның һәркайсы укытучыларга чын күңелдән рәхмәтле.

- Мәктәп безне кыенлыкларны җиңәргә һәм ирешелгәннәр белән генә тукталмаска өйрәтә, - ди хәзерге чыгарылыш сыйныф укучысы Данил Галиуллин.

Аның сүзләренә башка балалар да кушыла, мәктәп аларны дуслашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә, хаталарны төзәтергә өйрәтте. 

– Без укытучыларыбызны кызартмаска, миллион кеше  арасында югалып калмаска тырышачакбыз, - дип вәгъдә итте Егор Паненко. - Тәвәккәлл булыгыз, үз максатыгызга ирешегез, беркайчан да бирешмәгез, - дип киңәш итә сыйныф җитәкчесе Мәрьям Шакирова.

Алдагы укучылар кебек үк, бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары да төрле һөнәрләрне – икътисадчы һәм юрист, программист һәм лингвист, энергетик һәм археолог, вокалист һәм фельдшер һөнәрләрен сайлаганнар. Мәктәпнең шундый максатчан тәрбияләнүчеләре булганда, аның үткәне һәм бүгенгесе генә түгел, киләчәге дә матур булыр дип ышанып әйтергә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев