Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чиратта тормагыз – электрон рәвештә мөрәҗәгать итегез

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының дәүләт инспекциясенә электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Дәүләт һәм муницип а л ь х е з м ә т л ә р н е ң (функцияләрнең) Бердәм порталы» РФ Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының федераль дәүләт мәгълүмат WWW.ГОСУСЛУГИ системасы автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәү буенча, шулай ук машина йөртү таныклыкларын электрон рәвештә алмаштыру һәм бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә язылу мөмкинлеген тормышка ашыра. Моннан тыш, WWW.ГОСУС Л У Г И . Р Ф п о р т а л аша дәүләт пошлинасы түләгәндә 30% ташлама бирелә. Интернет аша дәүләт хезмәтләреннән файдалану өйдән чыкмыйча гына һәм чиратлар вакытын әрәм итмичә гариза бирергә, шулай ук Дәүләт а в т о и н с п е к ц и я се н е ң уңайлы имтихан яки теркәү бүлекчәсен, килү датасын һәм вакытын сайларга мөмкинлек бирә.

Моннан тыш,тиешле дәүләт хезмәтләрен алу өчен гариза һәм документларны кабул итү вакытыннан алып теркәгәнчегә кадәр автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны , машина йөртү таныклыгын алыштыру һәм алу буенча (мөрәҗәгать итүче тарафыннан барлык процедураларны эзлекле һәм уңышлы үтәү шарты белән) дәүләт хезмәтләре күрсәтү вакыты бер сәгатьтән артмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев