Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чиратта басып тормас өчен

Автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәү, шулай ук машина йөртү таныклыкларын бирү һәм алмаштыру процессын тизләтергә мөмкин.

Моның өчен «Бердәм дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталыннан» – WWW.ГОСУСЛУГИ.РФ файдаланырга кирәк. Мондый мөмкинлек РФ Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе порталы аша гамәлгә ашырыла.

– Интернет аша дәүләт хезмәтләреннән файдалану өйдән чыкмыйча һәм чиратта басып торуга вакыт әрәм итмичә гариза тапшыру, шулай ук Дәүләт автомобиль инспекциясенең уңайлы имтихан тапшыру яки теркәү бүлекчәсен сайлау мөмкинлеге бирә, – дип шәрехләде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

Күп функцияле үзәк аша шулай ук Россия милли машина йөртү таныклыкларын алмаштыру, халыкара машина йөртү таныклыкларын алу һәм алмаштыру мөмкин.

Күп функцияле үзәктә дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итү вакыты, гаризаны кабул итү һәм теркәү моментыннан алып, машина йөртү таныклыгы бирүгә кадәр 15 эш көненнән артмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев