Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чөгендерчеләр өчен “кызу“ көннәр

    Районда шикәр чөгендерен казып алу темплары арта.

    Район чөгендерчеләре алдында татлы тамырларны казып алуны оптималь срокларда тәмамлау бурычы тора. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Көзге һава торышы да аларга ярдәмгә килә.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә өч мең гектар мәйданның 1800 гектардан артыгыннан шикәр чөгендере казып алынган инде. 44,3 мең тонна татлы тамыр чыгарылган, әйтергә кирәк, чөгендер басуында чын мәгънәсендә эш кайный.

    Чөгендер казып алу комбайннарына тәҗрибәле механизаторлар идарә итә. Алар смена нормасын арттырып үтәп, тырышып хезмәт куялар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: