Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чөгендер өемнәре арта

«Аксу Агро» ААҖдә шикәр чөгендерен казып алу дәвам итә.

Көзге яңгырлы һава торышы татлы тамырларны казып алуны тоткарласа да, комбайннар көндез дә, төнлә дә эшли. Үз эшләренең осталары булган кырчылар, нинди генә кыенлыклар туса да, казып алу тизлеген киметмәскә тырышалар. Матур көннең һәр сәгатьтен нәтиҗәле кулланып эшлиләр, чөгендер өемнәре дә күз алдында үсә.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 2019 елның 24 октябренә 1993 гектарда шикәр чөгендере казып алынган, план буенча 3000 гектардан артык. Бу культураның уңышы гектардан 400 центнер тәшкил итте. Нурлат шикәр заводының кабул итү пунктына 57000 тоннадан артык  татлы тамыр озатылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев