Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашучыларның батырлыклары турында искә төшерделәр

Аксубай үзәк китапханәсендә радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган «Чернобыльне онытырга ярамый» дип аталган мәгълүмати сәгать узды.

Чарада район тармаклары ветераннары, актив китап укучылар катнашты Методик әдәбияттан файдаланып, китапханәчеләр җыелучыларга 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом станциясендә килеп чыккан ХХ гасырның иң куркыныч вакыйгасы турында сөйләделәр.

Мәгълүмати сәгатьтә катнашучылар авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның батырлыклары турында сөйләделәр, бу афәтнең дәүләт территориясендә экологик хәлгә йогынтысы һәм фактлар турында фикер алыштылар.

Китапханә хезмәткәрләре ветераннар белән «Чернобыль АЭС» дигән темага экологик квест үткәрделәр. Биремнәр гади түгел иде: янгыннарны сүндерү ысуллары; «җирән урманнарны» зарарсызландыру; «зоналарны» яшелләндерү; куркыныч турында кисәткән хәбәрне расшифровкалау һ.б. Китап укучылар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев