Чәчүне – югары темплар белән
Районда язгы-кыр эшләре дәвам итә.
Бүгенгесе көнгә 23 мең гектарга якын мәйданга төрле культуралар чәчелгән. Бу – планлаштырылган мәйданның яртысыннан артыгы. Шул исәптән: 17 мең гектардан артык мәйданда – сабан культуралары (бодай – 4 мең гектардан артык, арпа – 8,5 мең гектардан артык). Район игенчеләре борчак һәм вика чәчүне тәмамладылар. Планлаштырылган 10 мең гектардан артык азык культураларының 2,5 мең гектары чәчелгән. Планлы күрсәткечкә карата 38 процент – техник культуралар. Аларның 2300 гектардан артыгы шикәр чөгендере, 1 мең гектарга якыны – көнбагыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев