Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чәчүлекләрне саклауга

“Восходящая заря“ агрофирмасы базасында игенчелек мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды.

Анда агрофирма  җитәкчеләре, район УСХиП белгечләре катнашты. Семинарны район башлыгы Камил Гилманов алып барды.
Камил Камал улы чәчү кампаниясендә игенчеләрнең бердәм эшен билгеләп үтте.
– Хәзер безнең алда үсемлекләрне тәрбияләү һәм азык хәзерләү техникасын әзерләү бурычы тора, – дип белдерде район башлыгы. – Тиздән азык хәзерләү эшләре башланачак.
Аксубай районының УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов сүзләренчә,  район агрофирмалары үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткычлардан саклауга керештеләр. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә район буенча планда каралган 44400  гектар чәчүлек җирләренең  12,5 мең гектардан күбрәге – чүп үләннәренә каршы, 9 мең гектардан артыгы – (планда – 15700 гектар) корткычларга каршы, планда каралган 31700 гектарның 3,5 мең гектардан күбрәге авыруларга каршы эшкәртелгән.
Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә кирәкле препаратлар бар, техника әлеге агрочарага ныклап әзерләнгән. 
Җилле һава торышы үз төзәтмәләрен кертсә дә, бу район игенчеләре эшенә комачауламый. Кырларда төп эшләрне төнге һәм иртәнге вакытта уздыралар.
Район башлыгы азык хәзерләүгә дә тукталды. Ул  бу эшкә якын арада керешергә  кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, нәкъ менә хәзер әзерләнгән азык югары сыйфатлы була. Белгечләр билгеләвенчә, махсус техника азык хәзерләү кампаниясенә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев