Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чәчүлекләр тәрбия сорый

    Районда төп язгы кыр эшләре төгәлләнде, игенчеләрнең бүгенге төп бурычы – чәчүлекләрне саклау.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 25 майга булган мәгълүматларына караганда, чүп үләннәренә каршы эшкәртү 17 648 гектар мәйданда башкарылган, план буенча 48916 гектар. Авыруларга каршы 11200 гектар, корткычларга каршы 9000 гектар мәйдан эшкәртелгән.

    «Волга-Селект» агрофирмасында да, «Актай»да үсемлекләрне саклау буенча агрочаралар гомуми мәйданның – 36 процентында башкарылган. «Аксубай» АФда эшкәртү күләме 21 процент тәшкил итә. Үсемлекләрне саклау буенча эш темпы «Аксу Агро», «Волжская» ҖЧСҖләрендә дә арта.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: