Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чәчәк клумбаларына куркыныч яный

    Район үзәге өчен экологик икеайлык эзсез узмады. Бу - чиста урамнар, ишегаллары, яңартылган аншлаглар, буялган коймалар, май бәйрәмнәреннән соң административ биналар янында һәм үзәк урамнарда төрле формадагы чәчәк клумбалары.

    Район башлыгы Камил Гилманов эшлекле дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, экологик икеайлык вакытында предприятиеләр, оешмалар  тарафыннан бистәне төзекләндерү буенча күп эшләр эшләнде. Ләкин, бүгенге көндә дә үз территорияләрен җыештыруга салкын караучы аерым җитәкчеләргә, шәхси эшмәкәрләргә карата кисәтүләр бар.

    - Күмәк көч белән өмәләргә чыгабыз, чүп-чар җыештырабыз, клумбалар ясыйбыз, чәчәкләр утыртабыз, бистәне яшелләндерәбез. Ә кемдер шунда яшәп  һәм предприятиеләре яхшы гына керем алганда да гомум кабул ителгән кагыйдәләргә буйсынмый  һәм экологик төзекләндерүдә катнашмый, - дип аңлатма биреп үтте район башлыгы. Ул киләчәктә ваемсыз җитәкчеләрнең исемнәрен атарга вәгъдә бирде.

    Авыллардан чыккан кешеләр җирле хакимият белән берлектә  авылларын төзекләндерү проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш, авыл проблемаларын читтән генә күзәтүчеләр булмаска тиешлеген дә җиткерде. Әлеге мәсьәләгә уңай мисал итеп  эшмәкәр Анатолий Самаренкинны китерде.

    Район башлыгы да, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчелеге дә яз көне терлекләрне урамда ирекле йөртү өчен чыгарган шәхси секторга карата нигезле дәгъваларын җиткерде.  Административ комиссия секретаре Николай Камбулов ышандырганча, терлекләрен ирекле рәвештә урамда йөртүче хуҗаларны штрафлар  көтә. Аларга беркетмәләр төзеләчәк, ә штрафның минималь суммасы – ике мең сум.

    - Бәйдә булмаган  терлек-ул, асылда, хуҗасыз терлек. Тагын да катгыйрак чаралар кулланырга, хайваннарны махсус утарга ябу планлаштырыла, - дип нәтиҗә ясады бистә башлыгы урынбасары Владимир Кононов.

    Авылда яшәүчеләргә  көтү оештыру, я булмаса хайваннарны бәйдә тоту турында кайгыртырга кирәк. Административ комиссиянең эше район үзәге белән генә чикләнми, ул торак пунктлар буенча  графиктан тыш йөри.Әгәр сезнең йорт яки административ бина каршында чүп-чар, мөгезле эре терлек  йөри икән, штрафларсыз котыла алмаячаксыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: