Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чәчүгә керешергә әзер

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында 2020 елгы язгы кыр кампаниясен үткәрүгә әзерлек буенча смотр-конкурс узды.

Техниканы кабул итү, авыл хуҗалыгы объектларының язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышуны махсус комиссия үткәрде.

Комиссия составында «Әлмәт» агрохимия хезмәтенең территориаль станциясе директоры Мөстәкыйм Мәмәтов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру секторының җитәкче киңәшчесе Илнур Сафин, район УСХиП җитәкчесе Рөстәм Гатин, Гостехнадзор бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, РТ Россельхозцентр бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов, УСХиПның механизацияләү буенча консультанты Рамил Фәттахов, игенчелек буенча консультант Фәндәс Гафиятуллин эшләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 2020 елда чәчү эшләренә берүк вакытта туфракка ашлама керткән, чәчкән, культивация һәм катоклау үткәргән 15 берәмлек киңкырлы чәчү комплексы җәлеп ителәчәк.

Белгечләр район авыл хуҗалыгы предприятиеләрен йөреп чыктылар, чәчүгә әзерлек торышы белән җентекләп таныштылар. Комиссия бәяләмәсе, беренче чиратта, агротехникалар – тракторларның, авыл хуҗалыгы машиналарының, тагылма агрегатларның техник торышын билгеләде.

Тикшерүчеләр кыр кампаниясендә катнашучылар арасында хезмәтне саклауны оештыру, орлыклар торышы, хуҗалыкларда минераль ашламалар булуына, күчмә ремонт бригадалары эшен оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.

Күчмә комиссия һәр пункт буенча язгы кыр эшләренә әзерлеккә үз бәяләмәсен бирде.

Тикшерүчеләр беренче булып «Актай» ҖЧҖнең үзәк биләмәсендә булдылар. Предприятие территориясендә аларны тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының тигез рәте каршы алды. Техникалар яңа түгел, әмма ремонтчылар, механизаторлар үзләренең кыр арсеналын иң яхшы торышта тәкъдим иттеләр.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре орлыкларга, ашламаларга бәйле хәл белән таныштырдылар. Хезмәтчәннәргә сәламләү сүзе белән Мөстәкыйм Мәмәтов мөрәҗәгать итте.

– Нинди генә кыен хәл килеп чыкмасын, сез үзегезнең беренчел бурычыгызны үтисез – булачак уңышка нигез саласыз, – дип ассызыклады ул. – Бу ситуациядә сезнең эштә төп кагыйдәләрнең берсе – иминлек, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү.

Делегация тикшерү белән «Аксубай» агрофирмасында булды. Комиссия әгъзалары предприятиедәге эшлекле мохитне билгеләп үтте. Һәр механизатор үз эшен анык белә, техниканы ышанычлы әзерләгән һәм чәчүгә төшәргә әзер.

Агрофирма бүлекләрендә дә шулай ук эшлекле мохит хөкем сөрә, эшчеләр, техник чаралар басуларда авыл хуҗалыгы эшләре циклын башлап җибәрергә әзер.

Җаваплы чәчү эшләре сезонында күп нәрсә ындыр табагы хезмәткәрләренең көйле эшенә бәйле. Бу планда да барысы да тәртиптә: бүлекләрдә өч агулау машинасы әзерләнгән, ашлыкны чәчү комплексларына җибәреп торачак эшчеләр билгеләнгән.

–  Быелгысы чәчүдән без яхшы нәтиҗәләр көтәбез, – дип сөйли агрофирма җитәкчесе Әсхат Габдуллин. – Моның өчен безнең тарафтан барысы да эшләнде.

Волга-Селект» ҖЧҖ басу-кырларда эшләү өчен яңа техникага ия. Комиссия әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең алда торган чәчү эшләренә әзерлегенә яхшы бәя бирде.

«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» бүлеге дә бәяләү комиссиясе алдында әзерлекне иң яхшы дәрәҗәдә тәкъдим итте. Ындыр табагында тулы тәртип, орлыклык материал агротехнология таләп иткәнчә саклана. Монда орлык материалын эшкәртүгә керешкәннәр, эш планы күзәтүгә куелган. Барлык эшләр график нигезендә башкарыла.

«Аксу Агро» ҖЧҖнең Иске Ибрайда урнашкан үзәк базасында тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары, төрле модельдәге туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары бәяләү комиссиясе әгъзаларында бернинди сорау да тудырмады.

Монда шулай ук хезмәтне саклау, кадрлар мәсьәләсе дә иң югары дәрәҗәдә оештырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең ашлык складлары тулы әзерлектә, чәчү материалы тулы күләмдә лаборатория экспертизасы узган, орлык чәчү өчен әзерләнә.

–Безнең игенчеләрнең кәефе эшлекле, алар эшсез утырырга күнекмәгән, – дип билгеләп үтте «Аксу Агро» ҖЧҖ генераль директоры Равил Мусин. – Алар үзләренең бурычларын беләләр – чәчүне кыска срокларда уздырырга.

– Районда язгы кыр эшләре кампаниясен уңышлы башкарып чыгу өчен барлык шартлар да бар, – диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илнур Сафин. – Аксубай районында берничә ел рәттән булам, игенчеләрнең хезмәткә, техникага карата җаваплы мөнәсәбәтен күрәм. Техник арсеналны әзерләүне оештыру югары дәрәҗәдә дип әйтәсе килә.

Смотр-конкурс нәтиҗәләре: «Аксу Агро» ҖЧҖ – беренче урында, II урында – «Аксубай» АФ, III урында – «Волга-Селект» ҖЧҖ.

– Барыбыз да куркыныч чир таралуга бәйле килеп туган киеренке хәлне кичерсәк тә, халыкны азык-төлек товарлары белән тәэмин итү аграрчылар өчен беренчел чираттагы мәсьәлә булып кала, – дип шәрехләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин. – Күп нәрсә алда торган чәчү эшләреннән, тармак хезмәткәрләренең профессиональлегеннән тора.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, крестьян-фермер хуҗалыклары да язгы кыр эшләренә ышанычлы әзерләнгән. Аларның кайберләре бүгенге көндә уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәр мәйданнарын тукландыруны тәмамлаган.

Минераль ашламалар кертү, шулай ук, югары уңыш алуда мөһим урын алып тора. Чәчү мәйданнарында гектарына 43 килограммнан күбрәк ашлама тупланган (узган ел бу күрсәткеч 32 килограмм тәшкил иткән).

Безнең районга килгән республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов район башлыгы Камил Гилманов озатуында хуҗалыкларда булды, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты, басу-кырларны карады, уҗымнар торышына уңай бәя бирде. Узган елгы күрсәткечләрне узарга, дигән бурыч куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев