Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чаллыда бер кеше елгада бата башлаган ир-атны коткарган

    Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.

     

    Чаллыда бер кеше елгада бата башлаган ир-атны коткарган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

    «Кичә Элеватор тавы бистәсе янында исерек хәлдәге ир-ат Чаллы елгасында суга бата башлаган. Урынга коткаручылар юл тоткан, әмма 53 яшьлек ир-атны шул тирәдән узып баручы бер кешенең коткаруы ачыкланган», - дип яза басма.

    Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: