Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чакыру – ялган, штраф – чын

    Агымдагы елның башыннан Татарстан Республикасы Аксубай районы суд участокларында “ялган чакыру“ маддәсе буенча административ канун бозу турында 70 эш каралган. 2017 елда бу сан 114 кә җиткән иде.

    Канун тарафыннан ялган чакыруларның ике төре билгеләнгән: аңлы рәвештә эшләнгән – шалтыратучы ашыгыч хезмәтләрнең урынга килүен көтә һәм читтән күзәтеп тора. Һәм ялгышып чакыру, мисалга, кеше су пары болытын күрә һәм иминлек кагыйдәләрен үтәп, “01“гә шалтырата һәм янгын турында хәбәр итә.

    Гадәттә ата-ана күзәтүеннән тыш калган балалар һәм үсмерләр шундый гадәти булмаган ысул белән шаярырга ярата сыман тоела безгә. Балалар  ялган шалтырату белән нинди зыян салганнарын белмиләр. Әмма суд залы  статистикасы моның киресен сөйли.

    – Аңлы рәвештә махсуслаштырылган хезмәтләрне алдап чакыру яки ялган чакыру – бу аңлы рәвештә янгын сагы, полиция, ашыгыч медицина ярдәме яки башка махсуслаштырылган хезмәтләрне алдалап чакыру.

    Мондый канун бозу гамәлләрен кылучы кеше, шалтырату вакытында дөреслеккә туры килмәгән фактларны хәбәр итә, моның өчен канун тарафыннан административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

    Административ канун бозулар турындагы каралган эшләр кысаларында ялган чакыруларны сабыйлыктан чыккан, аңлы кешеләрнең кылуы билгеле. Ә моның сәбәбе – төрле: гаилә ызгышларыннан алып күршеләренә зыян салу теләгенә кадәр, күп очракта мондый адымга исерек хәлдә булганда баралар, – дип белдерде җәмәгать судьясы Люция Зәйниева.

    Аңлап эшләнгән террорчылык актлары турындагы ялган шалтыратулар өчен РФ Җинаятьләр Кодексында җитди санкцияләр каралган, ә махсус хезмәтләрне алдап чакырган өчен – 1000 сумнан 1500 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

    Ялган шалтыратулар ясаган гражданнар штрафка тартылган. Кемнәрдер махсуслаштырылган хезмәтләрне алдап чакырып, аларның кыйммәтле вакытларын әрәм иткән вакытта, кайдадыр башка урында реаль җинаять кылынуы һәм аны кисәтү өчен мөмкинлек булмавы хакында уйланырга кирәк.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: