Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чаңгыга бас, яисә аксубайлылар ялларын ничек уздыра ала

Районда актив ял итәргә яратучылар өчен чаңгы базасы үз эшен башлап җибәрде, тиздән боз шугалагы да ачылачак.

Салкын һәм кояш. Салкын, карлы көннән дә матуррак нәрсә бар? Әлбәттә инде, саф һавада йөрү. Җәйге ялга – велосипедта, ролик яисә самокатларда йөрүгә алмашка, чаңгы, тмераяк һәм чана килә.

Аксубайда Сабан туе мәйданы тирәлегендә урнашкан чаңгы базасы үз эшен башлап җибәрде. Ул көн саен эшли. Тиздән үзәк шугалак та ачылачак. Сүз уңаенда, кемнәргә чаңгыда йөрү яисә тимераякта шуу ошамый, алар скандинавия йөрешен сайлый ала. Ә чаналары һәм «ватрушкалар» булган кешеләр таудан шуа ала. Зур тау төзү өчен кар җитәрлек.

Кем әйтмешли, «сәламәт тәндә – сәламәт акыл». Кыш, җәй һәм башка ел фасыллары кебек үк – актив ял һәм спорт белән шөгыльләнү вакыты.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев