Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чаңгы ярышлары старт алды

Иске Ильдеряк мәктәбе базасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәмендә тренер Владимир Альметкин оештырган чаңгы ярышлары узды.

Искеильдеряклылар ел саен кышкы спортның әлеге төрен яратучыларны үзләренең чаңгы юлында каршы алалар. Бу ел да искәрмә булмады. Чаңгы ярышларына районның белем бирү оешмаларыннан иң көчле чаңгычылар һәм аларның тренерлары җыелды.

Көч сынашуларда Иске Ильдеряк мәктәбе генә түгел, Иске Тимошкино, Сөнчәле, Иске Ибрай мәктәпләре укучылары да елдан-ел активрак катнаша. Балалар ярышларга ныклап әзерләнәләр: беренче кар төшүгә үк, алар инде чаңгыга баскан була.

– Элек катнашучылар да, җанатарлар да күбрәк була иде. Узып йөрүче шоферлар чаңгы ярышларын күзәтер өчен туктыйлар иде. Бирегә иң көчле спортчыларның гына җыелганын барысы да яхшы белә иде, – дип сөйләде Иске Ильдеряк мәктәбе укытучысы Ирина Прохорова.

Әмма, командаларның зур булмавына карамастан, ярышлар, элекке кебек, мавыктыргыч булды. Чаңгычылар бер-берсенә ярдәм итеп тордылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң җитез чаңгычылар билгеләнде.

Команда зачетында җенесенә һәм яшенә карамастан, 8 иң яхшы нәтиҗә кабул ителде. Шулай итеп, Иске Тимошкино мәктәбе командасына мактаулы өченче, Иске Ибрай мәктәбе командасына икенче урын бирелде. Иске Ильдеряк мәктәбе беренче призлы урын өчен Кубок белән бүләкләнде.

– Катнашучыларның барысына да рәхмәт. Бүгенге ярышлар сез спорт белән шөгыльләнүегез һәм актив яшәү рәвеше алып баруыгыз өчен этәргеч булды. Шулай ук бу ярышлар быел чаңгы буенча ярышлар уздыру өчен старт булачак, – дип ассызыклады яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев