Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чаңгы туристлары

2 нче Аксубай мәктәбендә чаңгы туризмы техникасы буенча ярышлар үтте.

Ярышларда районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 10 команда катнашты. Чара программасы бай эчтәлекле иде. Балалар чаңгы эстафетасында, учак кабызуда, рюкзакны дөрес тутыруда көч сынаштылар, туризм темасы буенча сорауларга җавап бирделәр, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урында – Иске Ибрай мәктәбе (җитәкчесе Җәмил Сәйфуллин), 2 урында – Яңа Тимошкино мәктәбе (җитәкчесе Николай Сандимиров), 3 урында – 1 нче Аксубай мәктәбе командасы (җитәкчесе Евгений Башкиров).

Җиңүчеләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән грамоталар белән бүләкләнде, калган катнашучыларга таныклыклар тапшырылды.

Фото: мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев