Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Cельская новь» газетасы редакциясе кайнар линия ача: борчыган сорауларга җаваплар табачакбыз

    Редакция укучылар өчен «Кайнар линия» ача.

    Әгәр сез нинди дә булса вакыйга шаһиты булдыгыз яки сезнең борчыган проблемагыз бар һәм аның белән уртаклашырга телисез икән, 89393818541 телефон номеры буенча безгә шалтыратыгыз, яисә Ватсаппта тавыш хәбәре яки текст хәбәре калдырыгыз.

    Без, һичшиксез, сезнең хәбәрләрне тыңлаячакбыз һәм караячакбыз – һәм нәкъ менә сезнең мөрәҗәгатегез безнең хәбәрчеләрнең чираттагы репортажына һәм сайт өчен видеорепортажга нигез була алачак.

    Сез район башлыгы Камил Гилмановка, хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләренә кызыксындырган сорауларыгызны бирә аласыз. Район җитәкчелеге, совет һәм башкарма комитет диалогка һәрчак ачык һәм сезнең сорауларга район газетасы битләрендә һәм «Аксубай» сайтында җавап бирәчәкләр.

    Туган районыгызда, үзегез яшәгән авылда, үз урамыгызда берәр нәрсәне үзгәртә аласыз икән, битараф калмагыз. Сорауларыгызны юллагыз – сезнең мөрәҗәгать игътибарсыз калмас

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: