Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чәчүлекләрне тукландыру һәм тырмалау алып барыла

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчү, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмалау кебек берничә төр эшләр параллель рәвештә башкарыла.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 25 апрельгә 11000 гектардан артык көзге культуралар мәйданнарына минераль ашламалар кертелгән (план күрсәткеченең 58 проценты), 7000 гектардан артык күпьеллык үләннәр мәйданнарында тукландыру үткәрелгән. Тырмалау күпьеллык үләннәр мәйданнарының 80 процентында башкарылган. Бу агрочара көзге культуралар мәйданнарының 35 проценттан артыгында үткәрелгән.

«Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФда күпьеллык үләннәргә һәм көзге культуралар мәйданнарына минераль ашламалар кертү һәм шулай ук күпьеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнгән. Пар җирләрен тырмалау мәйданнарның яртысыннан артыгында башкарылган. «Волга-Селект» ҖЧҖдә тукландыру гомуми күләмнең 60 процентында үткәрелгән, көзге культуралар мәйданнарының һәм пар җирләренең яртысыннан күбрәге тырмаланган. «Аксу Агро» ҖЧҖдә күпьеллык үләннәрнең 45 процентына ашламалар кертелгән, 30 проценты тырмаланган. «Актай» АПКсы хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне тукландыруны төгәлләделәр, көзге культуралар мәйданнарының 90 процентын тукландырдылар, пар җирләрен тырмалау темпын арттыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев