Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бәйрәмгә кунаклар чакырган

Яңа Кармәт авылыннан Сәлимә Нуретдинова үтелгән елларга буйсынмый торган кешеләр рәтеннән.

Үзенең 90 яшендә дә ул дәртле, шат күңелле. Кунакларны да – авыл кешеләрен – юбилей тантанасына  үзе чакырган. Нуретдиновлар йортында иң якын кешеләре җыелды: балалары, оныклары, авылдашлары.

Гаиләнең ак әбисен тәбрикләргә оныкчыкларының да килүе бәйрәмдә ямь өстенә ямь булды – нәсел дәвам итә. Юбиляр әбинең гаиләсе зур – ике кызы һәм биш улы. Бәхеткә, барысы да исән-сау. 

Аның тормыш тарихы гади – шул авылда туган, үскән, кияүгә чыккан. Төрле эшләрдә хезмәт куйган, аннары фермада эшләгән. Тормышы авыр хезмәттә үткән. Сәлимә әбинең ире Хәммәтгариф балта остасы булган. Балалар үстергәннәр.

Әмма күпбалалы хатын тол калган һәм тормыш арбасын  ялгызына тартырга, кече балаларын аякка бастырырга туры килгән. Нуретдиновларның балалары үз тормышларын корганнар инде. Дүрт улы авылда яшәгәнгә, әбинең  аларны сагынып, күңелсезләнеп утырырга вакыты юк.

Ул улы Әнәс гаиләсендә яши, аның балаларын үстерешергә булыша. 14 оныгы бар, алар да әбиләрен бик яраталар. Әбиләре барысының да исемнәрен яхшы хәтерли, уллары яки кызлары белән телефон аша сөйләшкәндә һәрберсе турында сораша. Оныкчыклары булуына да сөенеп туя алмый.

Сәлимә Шәйхетдин кызын юбилее белән котларга рәсми затлар да килде.

– Без Сезнең тормышыгызда барысы да яхшы һәм имин булуына шатбыз. Авыр еллардагы фидакарь хезмәтегез белән Сез моңа лаек, – дип белдерде үз фикерен район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. Ул ветеранны туган көне белән котлады, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды, чәчәкләр, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров та өлкән буын вәкилен гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр һәм тагын озак еллар бәхетле яшәвен теләделәр. Сәлимә Нуретдинованың балалары, оныклары, оныкчыклары, иң газиз, иң якын кешеләренең шундый яшькә кадәр җитүенә сөенеп туя алмыйлар. 

– Без әниебез белән горурланабыз, – диләр кызлары. – Һәм аның безнең янәшәбездә булуына шатланабыз. Чын күңелдән аңа барысы өчен дә рәхмәт әйтәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев