Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Быел Татарстанның 198 белем бирү учреждениесендә ашханәләрне яңартачаклар

2020 елда РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында Россиядәге барлык түбән сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү бурычын куйган иде.

Быел Татарстанда мәктәп ашханәләрен капиталь ремонтлауның яңа программасы буенча 44 муниципаль берәмлектә 198 белем бирү учреждениесен төзекләндерү күздә тотыла. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илдус Насыйров Казанның 91нче мәктәбенә пресс-тур вакытында билгеләп үткәнчә, әлеге программа буенча ашханәләрдә ремонт һәм бизәкләү эшләре башкарыла, эчке инженер челтәрләрен төзекләндерү, шулай ук яңа заманча җиһазлар урнаштыру күздә тотыла. «Хәзерге вакытта башкарылган эшнең күләме 53 процент тәшкил итә», — диде ул.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина узган елдан I–IV сыйныф укучыларының бушлай аш белән тәэмин ителүен әйтте. «Быел барлыгы 211 мең бала бушлай тукланачак», — дип искәртте ул.

2020 елда РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында Россиядәге барлык түбән сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү бурычын куйган иде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев