Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Быел Татарстанда Яңа ел бәйрәме көннәрендә янгында үлүчеләр саны арткан

1-10 гыйнварда республикада барлыгы 111 янгын очрагы теркәлгән.

Татарстанда Яңа ел ялларында чыккан янгыннарда 14 кеше һәлак булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5 кешегә күбрәк. «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин шул хакта хәбәр итте.

«1-10 гыйнвар көннәрендә Татарстанда барлыгы 111 янгын чыкты. Аларда 5 кеше зыян күрде, егермесе коткарылды, 14 кеше үлде. Узган елның шул ук чорында 103 янгын очрагы теркәлде, 9 кеше һәлак булды», — диде ул.

Андрей Родыгин әйтүенчә, бәйрәм көннәрендә чыккан янгыннарның күбесе торак секторда булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе республика халкын спиртлы эчемлекләр кулланмаска, урын өстендә тәмәке тартмаска, балаларны ялгыз калдырмаска, ватык электр үткәргечләр кулланмаска чакыра. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев