Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Быел Татарстан югары уку йортларында бюджет урыннары 20 процентка күбрәк

Быел республикада абитуриентларны 44 югары уку йорты һәм аларның филиалы кабул итә.

2021-2022 уку елына Татарстан югары уку йортларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шул хакта хәбәр итте.

«Шул исәптән дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары 200гә якын урын алды, — дип сөйләде мәгариф һәм фән министры. - Быел бакалавриат һәм специалитет белем бирү программалары буенча укырга кабул итүнең контроль саннары сизелерлек артты».

Һадиуллин, гадәттәгечә, федераль бюджет хисабына кабул итүнең контроль саннары буенча Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты лидер-югары уку йортлары булып тора, дип искәртте.

«Бюджет урыннарының күбесе инженер-техник әзерлек юнәлешләренә һәм педагогикага туры килә. Бу - мәгариф һәм педагогик фәннәр, информатика һәм исәпләү техникасы, химия технологияләре, электр һәм җылылык энергетикасы, машина төзелеше кебек эреләндерелгән белгечлек төркемнәре», — диде министр.

Быел Татарстанда 44 югары уку йорты һәм аларның филиалы абитуриентларны кабул итә. Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм ул көндезге бюджет уку формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев