Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Быел Россиядә грипп һәм коронавируска каршы бердәм вакцинаны клиник тикшеренүләр башлана

Россиядә 2022 елның икенче яртысында грипп һәм коронавирус инфекциясенә каршы берләштерелгән вакцинаны клиник тикшеренүләр башлана.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Ростех» дәүләт корпорациясе белдерүенә сылтама белән хәбәр итә.

«»Ростех» дәүләт корпорациясенең «Нацимбио» холдингы һәм Кешенең кәүсә күзәнәкләре институты грипп һәм коронавирус инфекциясен кисәтү өчен берләштерелгән вакцина булдыру турында килешү төзеде. Организмны ике төрле авырудан саклау өчен бер прививка да җитәчәк. Препаратны клиник тикшеренүләр 2022 елның икенче яртысында башлана», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, яңа вакцина дәүләт корпорациясе тарафыннан булдырылган грипп вирусларының дүрт штаммына каршы препарат компонентларын һәм Кешенең кәүсә күзәнәкләре институты патентлаган вакцина платформасын берләштерәчәк. Препаратны «Нацимбио» фармацевтика заводларының берсендә җитештерергә ниятлиләр.

«Күп кенә технологияләр арасында без уртак проект өчен күбрәк туры килгән Кешенең кәүсә күзәнәкләре институты платформасына тукталдык», – диде «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм клиника алдыннан сынауларны быелның өченче кварталына кадәр тәмамлау күздә тотыла дип өстәде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев