Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бурычлыларны кулга алдылар

    ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә елның дүрт аена административ штрафларын түләмәүче 72 кешене ачыклады.

    Җәза «геройлар» ын кабат тапкан: 52 кешегә штраф салынган, 16 сы мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән, ә дүртесен кулга алганнар. Дәүләт автоинспекторлары искә төшерә, административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турында карар үз көченә кергән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

    Югыйсә җәза сумнарда исәпләгәндә  ике тапкыр кыйммәтрәк булырга мөмкин яки унбиш тәүлеккә кадәр административ арест, я булмаса  илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр белән чикләнә. ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең җәза бирмәү принцибын гамәлгә ашыру кысаларында суд приставлары хезмәте белән тыгыз элемтәдә эшли.

    Кагыйдә бозучыларның бердәм базасы штраф түләмәүчеләрне үз вакытында ачыкларга һәм җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Штраф түләүдән баш тарткан машина йөртүче Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукыннан чикләнергә мөмкин. Бурыч түләтүнең тагын бер  формасы  актив кулланыла, транспорт чарасына арест салына һәм ахырда ул бурычны каплау өчен кулланылырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: