Аксубаево
  • Рус Тат
  • Булганның кадерен белмибез

    Балигъ булмаганнарның вәхшилек гамәлләрен аларның бистә халкын мыскыллаулары диюдән кала башкача әйтеп булмый.

    Үзәк паркта урнаштырылган танктан кемдер бер фараны борып алган һәм икенчесен дә салдырып алырга тырышып караган.

    Ә “Геройлар аллеясы“на керү капкасында кара маркер белән телефон номерын язып куйганнар. Бу вәхшилек кенә түгел – бу сугыш геройлары, тыл хезмәтчәннәре, ихтирамга лаек якташларыбызның хәтерен мыскыллау.

    Аллея нинди авырлык белән төзелде, бистә бизәге булган хәрби техниканы Аксубайга алып кайту һәм урнаштыру өчен  күпме көч һәм тырышлык куярга туры килде. 

    Бу вәхшилекнең балалар һәм үсмерләр эше булуында шик юк, әмма бу җаваплылыктан азат итми, шул исәптән – йолаларны сакларга һәм аларны  хөрмәт итәргә өйрәтмәгән өлкәннәр – тәртипсез балаларның ата-аналарын да, алар янәшәсеннән узып барган һәм аларның вәхшилек кылуларын күреп тә, болай эшләргә ярамый, дип кисәтмәгән кешеләрне дә.

    Күптән түгел бер таныш ханым кибеттән себерке алып чыгып, яшүсмерләрне үзләреннән соң эскәмия тирәсен чистартып калдырырга мәҗбүр итте. Яшүсмерләргә кылган гамәлләре өчен оят булды һәм алар үз артларыннан җыештырып калдырдылар. 

    Безнең бистә – безнең йортыбыз, аның халкы – бер гаилә. Бистәне ямьләндерү өчен башкарылган барлык эшләр дә безнең хакка.

    Әйдәгез, көнбагыш  чиертеп утырган һәм чүп-чарны чүплеккә ташламаган, паркта тәмәке төпчекләре һәм буш шешәләр ташлап калдырган вәхшиләргә һәм хулиганнарга кисәтү ясарга  оялып тормыйк.

    Чөнки күп кенә начар гамәлләр нәкъ менә безнең дәшми калуыбыз  сәбәпле кылына.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: