Аксубаево
  • Рус Тат
  • Булачак урманнар турында “бишектән“ үк кайгыртып

    Питомникта буйлары берничә сантиметр гына тәшкил иткән каен, юкә, чыршы үсентеләренең тигез рәтен күргәч – вакыт хисе югала.

    Алар кояшка үрелеп үсәчәк һәм 3-4 елдан кайгыртучан куллар аларны урманнарга, үзәнлекләр тирәсенә, юл буе урман полосаларына күчереп утыртачак. Бу “бәләкәчләргә“ уннарча, дистәләрчә еллар үсәсе бар әле, һәм бездән соң алар безнең онык-оныкчыкларыбызга хезмәт итәчәк.

    Ә әлегә “табигать бишегендә“ аларны урман хезмәткәрләре тәрбияли. Аларны эссе кояш нурларыннан, суыктан, авырулардан һәм корткочлардан саклыйлар. Чөнки алар – урманның киләчәге, бездән соң килүче буынга калачак байлык.

    Чабаксар участок урманчылыгы – Аксубай урманчылыгында территориясе буенча иң зурысы. Шуңа бәйле урманны яңарту эшләрен гамәлгә ашыру өчен монда зур күләмдә утырту материалы кирәк. Аннан тыш, ул яшелләндерү, район территориясенең экологик торышын яхшырту өчен дә җитәрлек булырга тиеш.

    Утырту материалы Чабаксар участок урманчылыгы питомнигында үстерелә. Мәйданы 2,9 гектар тәшкил иткән участокта булачак имәнлек, каенлык, наратлык һәм башка катнаш урман төрләре вәкилләре башлангыч ала.

    Питомникта үз эшләренең чын осталары хезмәт куя. Алар сезонны иртә яздан башлап, территория ак “юрган“ белән ябынгач кына тәмамлыйлар.

    – Галина Мельникова, Валентина Иванова, Татьяна Краснова сезонлап кына эшләсәләр дә, урманчылар коллективының алыштыргысыз өлеше булып торалар, – дип сөйли Чабаксар участок урманчылыгы урманчысы Айрат Җамалиев.

    – Алар урман утырту эшләренең бөтен нечкәлекләрен беләләр һәм аны намуслы башкаралар.

    Питомникта эш җитәрлек. Язын тирә-якта кар эрү белән, хезмәткәрләр агачларның төрле төрләренең орлыкларын чәчәләр, тирәк сапларын утырталар, урман утырту вакыты җитүгә – үсентеләрне әзерләп куялар.

    Сезон дәвамында аларны тәрбияләү буенча бөтен агрочараларны башкаралар. Урман культураларын җәен  дә алар тәрбиялиләр.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: