Аксубаево
  • Рус Тат
  • Булачак солдатларга бүләкләр әзерлиләр

    Районның туган якны өйрәнү музеенда «Солдатка бүләк» дигән осталык дәресе узды.

    Булачак солдатларга күңелле сюрпризлар әзерләүдә «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасының Аксубай бүлекчәсе, район Иҗтимагый палатасы вәкилләре, район үзәге мәктәпләре укучылары катнашты. Чарада катнашучылар, әби-бабалары чорындагы кебек, армиягә чакырылачак солдатлар өчен кулъяулыклар чиктеләр. Эш барышында җылы аралаштылар, ә бүләкләр искиткеч килеп чыкты. Әлеге бүләкләрне быелның язгы чакырылышы вакытында РФ Кораллы Көчләре сафларына китәчәк егетләр алачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: