Аксубаево
  • Рус Тат
  • Булачак солдатлар хәер-фатиха алдылар

    Армия хезмәтенә чакырылучылар һәм өлкән сыйныф укучылары йолага әверелгән гадәт буенча елга ике тапкыр Призывник көнендә җыелышалар.

    Бу – ишектән чыгуга ук онытыла торган гадәти чара түгел. Бу очрашулар егетләрне киләчәк, Ватан алдындагы изге бурыч турында уйларга мәҗбүр итә һәм хәтердә мәңгегә уелып кала. Хәрби маршлар яңгырады, экранда Россия Хәрби Көчләренең хәзерге заман техникасы тәкъдим ителде.
    Сугышчылар белән очрашуга районның иң хөрмәтле кешеләре килде.
    – Армиядә хезмәт итү һәрвакыт егетләр өчен абруй булып саналды, – дип белдерде булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Гилманов. – Сезнең дә  чиратыгыз җитте. Сезнең лаеклы Ватан сакчылары булуыгызга иманым камил.
    Очрашуда катнашучылар алдында Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин чыгыш ясады. Ул хәзерге заман армиясендә хезмәт шартлары, контракт хезмәтен үтү мөмкинлекләре турында бәян итте.
    Аксубай районы имам-мөхтәсибе урынбасары Илнар хәзрәт Сәфиуллин, Аксубай православие чиркәве рухание иеромонах Иоанн (Сидоренко) булачак сугышчылар алдында хәер-фатиха сүзләре белән чыгыш ясадылар. Алар булачак сугышчыларга хезмәттә Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итүен  теләделәр.
    – Ел саен ДОСААФта хәрби-хисап белгечлеге буенча әзерлек үткән уннарча егетләр РФ Хәрби Көчләр сафын тулыландыра, – дип билгеләп үтте ДОСААФ бүлекчәсе җитәкчесе Петр Волков. – Бүгенге курсантлар да армиягә китәргә әзер. Аннан ары, аларның яртысы контракт хезмәтенә калырга теләк белдерә.
    Егетләр алдында яңа гына хезмәт итеп кайткан Владислав Васильев чыгыш ясады.  Ул очрашуда катнашучыларга туклану, армиядә ниләр эшләргә ярамый һәм хезмәттәшләрең арасында ихтирам казаныр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләде.
    – Ватанга мәхәббәт әнине яратудан башлана, – дип ассызыклады призывникның әнисе Елена Айдова. – Сезгә дә изге бурычны үтәү – Ватанны саклау йөкләнә. Чын күңелдән сезнең лаеклы хезмәт итеп туган нигезегезгә көч туплап һәм шатланып кайтып керүегезне телим. 
    Рәсми чыгышлар музыка, районның иң яхшы артистлары башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Очрашуны лирик нотада тәмамлап, иртәгесе сугышчылар армиягә китүгә юллама алырга юнәлделәр.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: